Логотип Идель
Яңалыклар

Беренче май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме

Бүген 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме. Әлеге уңайдан Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың мөрәҗәгате.

Бүген 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме. Әлеге уңайдан Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың мөрәҗәгате.

Сезне чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм! Дәүләт үсеше һәм чәчәк атуы  нигезе -халыкның хезмәт традицияләре. Без республикабызның зур уңышлары татарстанлыларның тырыш хезмәте һәм бердәмлеге нәтиҗәсендә генә мөмкин булуын яхшы беләбез.

Безнең өчен Беренче Май төрле һөнәр ияләренең бердәмлеге һәм тантанасы символына әверелде. Бу көнне без намуслы хезмәтләре белән Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе үсешенә өлеш кертүчеләрне, шулай ук тәҗрибә һәм акыл-зирәклеге күп буыннар өчен үрнәк булган хезмәт ветераннарын данлыйбыз.

 Бу бәйрәм көнендә барыгызга да сәламәтлек, уңышлар, иминлек һәм бәхет телим. Беренче Май сезнең планнарыгызны һәм мөмкинлекләрегезне тормышка ашыру, иҗади сыйфатлар күрсәтү өчен яңа офыклар ачсын!
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев