Без азык-төлек сатып алуга иң аз чыгым тотучы регионнар бишлегендә
АКРА (Аналитик кредит рейтинг оешмасы) төзегән рейтинг буенча Татарстан азык-төлеккә иң аз чыгымнар тотучы регионнарның бишлегенә кергән. Татарстанлылар ризыкка барлык чыгымнарның 25%ын гына тоталар икән.
АКРА (Аналитик кредит рейтинг оешмасы) төзегән рейтинг буенча Татарстан азык-төлеккә иң аз чыгымнар тотучы регионнарның бишлегенә кергән. Татарстанлылар ризыкка барлык чыгымнарның 25%ын гына тоталар икән. Бу хакта, АКРА тикшеренүләренә нигезләнеп, РБК хәбәр итте.
Аналитиклар бер кешенең уртача чыгымын исәпләгән. Россиянең 14 регионында бу процентлар 40тан да артып китә.
Азык-төлек сатып алучыларның иң активы – Ингушетия халкы. Алар барлык чыгымның 59%ын ризыкка тота. Аннан соң Дагыстан (55%), Чукот һәм Смоленск өлкәләре (48әр процент) һәм Кабардин-Балкар (45%).
Ризык сатып алуга иң аз акча тотучылар: Ханты-Манси автоном округы (24%), Мәскәү һәм Мәскәү арты (25%), Татарстан һәм Мурманск өлкәсе (26%).
Экспертлар фикеренчә, кризис һәм керемнәрнең кимүе 15 ел буе ашамлыкка тотылган акчаның азаюын туктатачак.
«Идел» журналы 16+
Теги: регион, рейтинг
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев