Логотип Идель
Яңалыклар

«Без» перформансы: бию, музыка һәм костюм үрнәкләре

27 июль көнне 18:00дә Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында традицион татар милли биюенең үзенчәлекләре белән танышып булачак.

Кичә «Без» дип аталган перформанстан башланып китәчәк. Бию композициясенең төп асылы - татар мәдәниятенең күптөрлелеген күрсәтү: бию, музыка һәм костюм үрнәкләрен тәкъдим итү.

Шулай ук кичә барышында киң җәмәгатьчелеккә татар халкының милли музыка уен кораллары тәкъдим ителәчәк, алар: тальян, гармун, курай, кубыз, думбыра, дәф, сорнай, саз, баян. Кичке чара һәрвакыттагыча төрле интерактивлар белән үрелеп барачак. Перформанста һәм мастер-класста профессиональ биючеләр – педагог-хореограф, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең экс-артисты Алия Мөхәммәтгалиева, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Айнур Фәизов, балет артисты, «Мирас» үрнәкле балалар бию ансамбленең педагог-хореографы Элеонора Үмәрова, «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле солисты Фәнис Хәйруллин, «Казан» ансамбле экс-артисты, «Танцы на ТНТ» тапшыруының беренче сезон катнашучысы, «ИДЕАЛ» шоу балет җитәкчесе Александр Деветьяров һәм Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең экс-артисты, «Әтнә гүзәлләре» ансамбле педагог-хореографы Ләйсән Корбанова катнашачак. 

Җанлы музыка өчен  талантлы трио: «Риваять» фольклор ансамбле солисты Илнар Сафин (баян), саз, джембо, дәф, нагарада уйнучы Айдар Абдрахимов, гармун, тальян, курай, кубыз, саратов гармунында уйнаучы Ильяс Фәрхуллин җавап бирәчәк.

Чараның алып баручылары – Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова һәм алып баручы, мультимузыкант Илмир Ямалов. Проектның кураторы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының директор урынбасары Лилия Гәрәева. 
Милли кием элементы булган катнашучылар арасында түштамга уйнатылачак!

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» татар телендә бию дәресләре Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар Дирекциясе белән берлектә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән уздырыла. Бию остаханәләре һәр пәнҗешәмбе 18.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда уза. Керү ирекле. 


 

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев