«Без җырларыбызда калырбыз»: Эльмир Низамов һәм Эльмира Кәлимуллинаның яңа альбом релизы узды
26 июль көнне ТР Милли музее ишегалдында композитор Эльмир Низамов һәм җырчы Эльмира Кәлимуллинаның яңа альбомнарын тәкъдим итте.
Концертка соңарып килүемә карамастан, шөкер, беренче рәттәге урынны “яуладым”.
Кич, ут, сәхнә. Эльмира Кәлимуллинаның тере, назлы тавышы тамашачыны таң калдырды. Биредә таныш булган хитлар һәм премьералар яңгырады. Җырларының тарихы үзенчәлекле. Мәсәлән, “Язлар” җыры композиторның төшенә кергән, ә сүзләрен Гөлүсә Баттал язып биргән.
- Һәрберебез тормышта нәрсәдер көтә, өметләнеп яши, “Көтәм сине” җырын шуңа багышлап яздым, – дип бүлеште Эльмир Низамов.
Кичә барышында Илһам Сибгатуллин һәм Евгений Мальцев “Кара пулат” операсыннан ике биюне башкарды. Романтик мохит ерак гасырлар тарихына алмашынды. Әйтерсең, без хан заманындагы Болгарда. Искиткеч.
Фото: Владимир Васильев. "Татар-информ".
Миңа калса, музей ишегалдына җыелган халыкны башкаручыларның иҗатына карата мәхәббәттән тыш релизның ни өчен нәкъ менә “Мин җырымда калам” дип исемләнгәне кызыксындырды. Аңа җавапны композитор үзе бирде:
- Бу җыр барлык артистларга багышлана. Һәр иҗат кешесенә үзеннән соң эз калдыру мөһим. Без җырларыбызда калырбыз дип ышанам.
Концерт шундый җылы үтте. Миңа калса, яңгыраган җырларда һәркем ишетәсе килгән сүзләрен тапкандыр. Башкаручылар пафоссыз, җанлы булгач, тамашачы да җылы кабул итә шул.
Фото: Владимир Васильев. "Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев