Логотип Идель
Яңалыклар

БҮГЕН БОЗ ЯВАРГА МӨМКИН

Яшенле яңгырлар, көчле җил фаразлана, урыны белән боз яварга мөмкин.

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән, нигездә, республика көнчыгышында, кыска вакытлы яңгырлар явачак, кайбер урыннарда - көчле.

Шул ук вакытта яшенле яңгырлар, көчле җил фаразлана, урыны белән боз яварга мөмкин. Һава шартлары начар булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде. Синоптиклар җил көчәеп, аның тизлеге урыны белән секундына 19-24 метрга кадәр җитәр дип фаразлый.

Көндез һава +24...+29 градуска кадәр җылыначак. 

Моннан тыш, быелгы һава торышы иң җылысы буларак тарихка кереп калырга мөмкин. 


Фото: Алсу Сәлахова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев