БҮГЕН ШУГАЛАК АЧЫЛА!
Кремль яр буендагы шугалак инде бүген, 1 декабрьдә үк эшли башлый.
Быелгы кышта Казанда тугыз – өсте ябулы һәм тугыз ачык шугалак эшләячәк, аларда 3 меңнән артык тимераякны прокатка бирү пунктлары оештырылачак. Аерым алганда, Кремль яр буендагы шугалак инде бүген, 1 декабрьдә үк эшли башлый. Татарстан башкаласының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
«Шугалак 1 декабрьдә ачылыр дип көтелә. Шулай да биредә һава торышы төп фактор булып тора. Кремль яр буенда балалар шәһәрчеге, кафе һәм тимераякларны прокатка бирү пункты эшләячәк», - дип искәртте Салихов.
Ул тиздән Чирәмдәге хоккей үзәгендә, «Тасма» стадионында, «Черек күл» паркында, Имәнлек урамында һәм Урман аръягы торак массивындагы «Солнечный» ял базасында да шугалаклар ачылачагын әйтте.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев