БҮГЕН ТӨНЛӘ ЙОЛДЫЗЛАР ЯҢГЫРЫН КҮЗӘТЕРГӘ ЧЫГЫГЫЗ!
Татарстан һәм аның башкаласы халкы 24-нче августка кадәр Персеида йолдызлар яңгырын күзәтә ала.
Татарстан һәм аның башкаласы халкы 24-нче августка кадәр Персеида йолдызлар яңгырын күзәтә ала. Йолдызлар яңгыры иң күбе 12-нче августтан 13-нче августка кадәр каршы төндә булачак – сәгатенә 110 метеорга кадәр.
«Персеиданың метеор агымы – елның барлык агымнарыннан иң кызыклысы, – дип аңлата В.П.Энгельгардт исемендәге астрономик обсерватория директоры, Казан федераль университетының физика институты профессоры Юрий Нефедьев. – Ул зурлыгы буенча бик нык аерылучы Свифт-Туттл кометы ташлаган кисәкчекләрдән тора. Бу тузанчык та булырга мөмкин, һәм шактый зур болидлар – метеоритлар да».
Атылучы йолдызлар артыннан гади күз белән күзәтсәң яхшырак – аларны күбрәк күрергә була, ә күзәтүләр өчен иң уңышлы вакыт – төн уртасыннан таң атканчы.
Ю.Нефедьев сүзләренә караганда, соңгы биш елда галимнәр Персеидлар белән бәйле 528 болидны теркәгән. «Бәлки, кемгәдер болид күрү бәхете елмаер, бу бик матур күренеш. Ул Җир атмосферасына характерлы тавыш белән очып керә һәм бик якты күренә», – дип өсти астроном.
Метеор кисәкчекләре төрле зурлыкта, шуңа күрә, Җир өстеннән 80 километр биеклектә янып, алар гаҗәеп формадагы ионлаштырылган якты эзләр калдыра ала. Әлеге агымның метеорлары тарафыннан барлыкка килгән зигзагсыман якты сызыкларны һәм шарларны кайбер кешеләр хәтта НЛО калдырган эзләр дип кабул итә, дип Ю.Нефедьев сүзләрен кабатлый КФУ матбугат хезмәте.
Чыганак: kzn.ru
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев