Логотип Идель
Яңалыклар

Бүген ясый торган салат (рецепт)

Әзер салатны берничә сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк.

Ингредиентлар: 
тавык ите– 200 гр, 
кыяр – 1 шт, 
кара җимеш – 100-120 гр, 
йомырка – 3 шт, 
суган – 1 шт, 
чикләвек – 100 гр. 
майонез, тоз тәменчә, бизәү өчен петрушка. 

Салатны катлам итеп өябез. 

Тозлы суда пешкән тавык итен шакмаклап турап тәлинкәгә җәябез. 

Ваклап туралган суган (әчесен чырарыр өчен кайнар суда пешекләп алырга була), кыргычтан чыгарылган кыярны, караҗимешне ваклап турап җәябез. Кыргычтан үткәрелгән йомырка, әстерхан чикләвеген ваклап сибәбез. Петрушка белән бизибез. 
Салатның һәр катламына әз-әзләп майонез ягып барабыз. 

Әзер салатны берничә сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк.

"Өмет" сайтыннан алынды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев