Яңалыклар
БҮГЕН ҖЫЛЫ БУЛАЧАК, ӘММА ЯҢГЫРЫ ДА БАР...
Төнлә һава температурасы +4...+9 градус җылы, көндез һава температурасы +14...+19 градуска кадәр күтәреләчәк.
Бүген Татарстан территориясендә җылы һава торышы һәм бераз яңгыр көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген аязучан болытлы һава, урыны белән бераз яңгыр явуы көтелә.
Моннан тыш, көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил булачак.
Төнлә һава температурасы +4...+9 градус җылы, көндез һава температурасы +14...+19 градуска кадәр күтәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев