Логотип Идель
Яңалыклар

ӘБИЛӘР ЧУАГЫН КӨТӘРГӘМЕ?

Якын араларда республика акртик циклон тәэсирендә булачак, шуңа да явым-төшемнәр бик күп булачак.

11 сентябрьгә кадәр Татарстанда һава температурасы нормадан түбәнрәк булачак. Бу хакта КФУ профессоры Юрий Переведенцев белдерде. Аның сүзләренә караганда, якын араларда республика акртик циклон тәэсирендә булачак, шуңа да явым-төшемнәр бик күп булачак. Гади генә әйткәндә, салкын булачак. Көндезләрен һава температурасы 12-14 градус булса, төннәрен нибары 6-7 градус җылы.


Переведенцев сүзләренчә, әбиләр чуагы шундый явым-төшемле, салкын һава торышыннан соң килә, шуңа да быел әбиләр чуагын сентябрь урталарында көтәргә нигез бар.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев