Логотип Идель
Яңалыклар

БИТЛЕК: КЕМГӘДЕР МӘҖБҮРИ, Ә КЕМГӘДЕР ЮК…

Мәктәпләрдә яңа коронавирус инфекциясеннән саклану өчен пешекчеләр һәм техник персонал битлек кияргә тиеш булачак.

Мәктәпләрдә яңа коронавирус инфекциясеннән саклану өчен пешекчеләр һәм техник персонал битлек кияргә тиеш булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Гамәлдәге санитар кагыйдәләр нигезендә техник персонал һәм азык-төлек әзерләүче персонал мәҗбүри битлек киеп йөрергә тиеш. Балаларга битлек кию мәҗбүри түгел. Әгәр ата-аналар үзләре бала битлек кияргә тиеш дип санаса гына — ата-аналар үзләре хәл итә», - диде спикер.

Укытучыларга сыйныфларда саклагыч маскалар кияргә кирәкми, әмма коридорларда һәм сыйныфтан сыйныфка күчкәндә ТР буенча Роспотребнадзор саклану чараларын кулланырга киңәш итә. 

Чыганак һәм фото: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев