БИТЛЕК ҺӘМ САНИТАЙЗЕРЛАР - БУШКА
Битлекләрне һәм антисептикларны популярлаштыруның нәтиҗәле ысулы — аларны бушлай тарату.
Битлекләрне һәм антисептикларны популярлаштыруның нәтиҗәле ысулы — аларны бушлай тарату. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Ярослав Нилов тәкъдименә сылтама белән Sputnik радиосы хәбәр итә.
Парламентарий сүзләренчә, Covid-19 инфекциясеннән саклану чараларын бушлай тарату россиялеләрнең аларга игътибарын арттырачак.
«Безнең тәкъдим — битлек һәм антисептикны бушлай алуны мөмкин кадәр күбрәк булдыру. Моны кибет, кафе, спортзал һәм башка җирләрдә эшләргә була. Мөмкин булган урында битлекләрне бушлай өләшергә кирәк», — дип саный Нилов.
Аның сүзләренчә, ваклап сатуда битлекне өч сумга алырга була, ә россиялеләрне кулларын антисептик белән эшкәртүгә социаль реклама этәрергә мөмкин.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев