Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Яңалыклар

"БӘЛЛҮР КАЛӘМ"НЕ "КАЗАН" ЖУРНАЛЫНЫҢ БАШ МӨХӘРРИРЕ АЛДЫ

«Бәллүр каләм» XXIII конкурсында Гран-прига «Казан» журналы баш редакторы Юрий Балашов лаек булды.

«Бәллүр каләм» XXIII конкурсында Гран-прига «Казан» журналы баш редакторы Юрий Балашов лаек булды. Бүген журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» XXIII конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында аңа машина тапшырылуы турында хәбәр иттеләр.

Юрий Балашов үзе авыру аркасында бүген килә алмады. Ачкычларны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кулыннан Альбина Әпсәләмова кабул итеп алды. 

Реклама

«Журналист хезмәтенең кадере югары. Бүген алар аерым бер шартларда эшли. Журналистика коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә табиблар белән - алгы сафта. Журналистлар кызыл зонадан репортажлар алып бара. Ялган хәбәрләргә каршы көрәшә, гадәттән тыш хәлләрдә эшли. Бүген оперативлык, халыкка дөрес мәгълүмат җиткерү мөһим», — диде Алексей Песошин. Эшен намус белән башкаручыларга рәхмәтен җиткерде.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев