Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Яңалыклар

Блогер Рөстәм Нәбиев уңайсыз хәлдә калган

Аны Америкада очар алдыннан кәрәзле телефоннан хатыны белән сөйләшкән өчен самолеттан төшереп калдырганнар.

Блогер Рөстәм Нәбиев уңайсыз хәлдә калган – аны Америкада очар алдыннан кәрәзле телефоннан хатыны белән сөйләшкән өчен  самолеттан төшереп калдырганнар.

       Bash.news  хәбәр итүе буенча, менә ике атна инде блогер-инвалидны АКШта вак-төяк маҗаралар озатып йөри икән. Ике атна дәвамында Рөстәмебез Лас-Вегастан Лос-Анджелеска очарга маташа.

       Ә маҗаралар болай башланган: Рөстәм иң башта рейсына соңлаган. Икенче рейс белән очарга тиеш булган, ләкин килеп чыкмаган. Аннан ул поездга утырырга һәм икенче шәһәрдән очарга уйлаган. Тик менә өченче “попытка”сы да барып чыкмаган – блогерны тагын самолеттан төшереп калдырганнар.

Реклама

       Баксаң, судно капитаны аның гамәлләренә зарланганнан соң, егеткә 1100 долларлык штраф салырга җыенганнар. Бәхеткә каршы, аннан ул штрафны түләтмәгәннәр, ә менә блогерның әйберләре барыбер дә Лос-Анджелеска очкан.

       Нәтиҗәдә, Рөстәм барасы җиренә барыбер барып җиткән. Әмма бөтенләй икенче самолетта! Чөнки якташыбызны самолеттан төшереп калдырган авиакомпания аны кара исемлеккә керткән.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев