Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Яңалыклар

"БОЛГАР РАДИОСЫ": ПРЕМИЯ КЕМНӘРГӘ ТАПШЫРЫЛА?

"Болгар радиосы" дулкыннарында иң еш соралган җырлар да "Алтын йолдыз" сыны белән бүләкләнәчәк.

12 декабрьдә "Болгар радиосы" VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак. Әлеге вакыйга оффлайн түгел, ә онлайн режимда үткәреләчәк. 

Концертны тамашачылар "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында, интернет киңлекләрендә карый һәм "Болгар радиосы" дулкынында тыңлый алачак, ди оештыручылар.

Премия белән бүләкләнүчеләр арасында - Винера Ганиева, Фирдүс Тямаев, Рифат Зарипов, Илсөя Бәдретдинова, Ришат Төхфәтуллин, Алия Карачурина, Динара Рәхимова, Ришат Фазлыйәхмәтов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Винарис Илъегет, Раяз Фасыйхов, Анастасия Макарова, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Зинира һәм Ризат Рамазановлар бар.

Реклама

"Болгар радиосы" дулкыннарында иң еш соралган җырлар да "Алтын йолдыз" сыны белән бүләкләнәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев