Логотип Идель
Яңалыклар

БОРЫН АША ИММУНИЗАЦИЯ 

«Спутник-V» вакцинасының борын аша кертелә торган формасын сыныйлар

«Генериум» ширкәте «Спутник-V» вакцинасының борын аша кертелә торган формасына клиник сынаулар уздыруга гариза биргән. Борын өчен каралган спрей белән иммунизацияләнү гадәти инъекцияләргә караганда җиңелрәк кичереләчәк, ә нәтиҗәлеге шул ук калачак, – дип яза ТАСС.

Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы «Спутник-V»ның яңа формасын хуплап чыкса, аны 2022 елның җәендә массакүләм җитештерүгә чыгарырга мөмкиннәр.
Борын аша иммунизация узу да, гадәти вакцинация кебек үк, ике этаптан торачак, ревакцинация өчен бер этап узарга кирәк булачак. "Спутник-V"дан аермалы буларак, яңа форманы туңдырырга кирәкми, шуңа күрә аны күчереп йөртү махсус шартлар таләп итмәячәк, ди җитештерүчеләр.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев