Логотип Идель
Яңалыклар

Бөтендөнья татар конгрессы “Минем яраткан артистым” бәйгесен игълан итте

Конкурсның максаты – татар артистларының иҗаты белән танышу, аны популярлаштыру; артистларга, аларның һөнәренә карата хөрмәт тәрбияләү.

Бөтендөнья татар конгрессы сайты «Минем яраткан артистым» конкурсын игълан итә. Конкурсның максаты – татар артистларының иҗаты белән танышу, аны популярлаштыру; артистларга, аларның һөнәренә карата хөрмәт тәрбияләү.

Конкурс ике номинация буенча уздырыла: “Яраткан эстрада артистым” һәм “Яраткан театр артистым”. Катнашучылар өч яшь категориясендә сыналачак: 14-18 яшь; 19-25 яшь; 26 яшьтән өлкәнрәк. Конкурста иң яхшы эшләргә (ике номинациядә дә) I, II, III нче урыннар бирелә, дипломнар һәм бүләкләр тапшырыла.

Конкурста катнашучы Вконтактте социаль челтәрендәге “Минем яраткан артистым” (https://vk.com/public220175218) төркемендә  яраткан артисты турында язмасын урнаштырырга тиеш. Конкурска тәкъдим ителүче язма А4 форматындагы бер биттән артмаска тиеш; язманы артистның фотосы белән тулыландырырга мөмкин. Конкурска старт 2023 елның 24 нче маенда бирелә. Ул 2023 нче елның 23 нче июненә кадәр дәвам итәчәк.

Конкурс турында Нигезләмә конгрессның рәсми сайтында (https://tatar-congress.org) “Рәсми басма” сәхифәсендә урнаштырылды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев