Логотип Идель
Яңалыклар

Бөтенроссия авторлык җыры фестивалендә катнаш 12+

Конкурска гаризалар 30 нчы апрельгә кадәр кабул ителә.

Кобзон исемендәге «Гринландия» бөтенроссия авторлык җыры фестивалендә катнаш. Конкурска гаризалар 30 нчы апрельгә кадәр кабул ителә. Лауреатлар 20 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр алачак, дип хәбәр ителә Казан шәһәре мэриясе сайтында.

Гаризаны grinlandia-kirov@mail.ru электрон почтасы аша яки «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемдә бирергә мөмкин.

Офлайн конкурс «Сүз һәм көй авторы», «Көй авторы», «Сүз авторы», «Шагыйрь», «Башкаручы», «Дуэт, ансамбль, хор, коллектив» алты номинация буенча үткәрелә. Быел программага шулай ук «Видеоклип», «Социаль видеоролик», «Гаилә дуэтлары һәм ансамбльләр» кебек махсус номинацияләр кертелгән.

Һәр ай саен жюри конкурс дипломантларын билгеләячәк, 30 нчы майда экспертлар дипломантлар арасыннан һәр номинациядә ярыш лауреатларын атаячак. Акчалата бүләкләрдән тыш, җиңүчеләр фестиваль сәхнәләренең берсендә чыгыш ясый алачак. Быел чара 19-21 нче июльдә Киров өлкәсенең Башарово авылы янындагы болынлыкта узачак. Конкурста катнашучыларның барысы да дипломнар алачак. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, ярышларга бушлай кушылырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев