Бөтендөнья татар конгрессы “Ислам нуры-мәчетләрдә” дип исемләнгән конкурс игълан итә
“Ислам нуры-мәчетләрдә” конкурсы 11 нче апрельдә башлана һәм 25 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләр 2 нче майда игълан ителә. Бәйге Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана.
“Ислам нуры-мәчетләрдә” конкурсы 11 нче апрельдә башлана һәм 25 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләр 2 нче майда игълан ителә. Бәйге Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана. Аның максаты – Ислам дине тарихын, татар халкы тормышында аның тоткан ролен яктырту. Ата-бабаларыбыздан килгән мирас һәм гореф-гадәтләребез нигезендә Ислам динен таратучы имамнар хакында халыкка җиткерү. Мәчетләр тарихын барлау.
Конкурс төрле яшь категорияләрендә уза:
- 10 – 14 яшькәчә,
- 15 – 20 яшькәчә,
- 21 яшьтән өлкәнрәкләр.
Хезмәтләрне ВКонтакте социаль челтәрендәге “Ислам нуры-мәчетләрдә” төркемендә уздырыла. Катнашучы “Конкурс номинациясе” шартларына туры китереп, ВКонтакте төркемендә бер язма эчендә мәчетнең тарихы, хәзерге эшчәнлеге турында кызыклы, мәгълүмати текст белән бергә 3-10 фото урнаштырырга тиеш. Язмада катнашучының исем-фамилиясе, яше, кайдан булуын күрсәтү төп шарт.
Конкурска тәкъдим ителүче хезмәтләрдә инша формасында язылган тулы язма булырга тиеш. Мәчетнең тарихы, бүгенге эшчәнлеге турында язу шарт. Фотолар 3 тән дә ким булмаска тиеш. Катнашучы үзе турында тулы мәгълүмат куя. Исем-фамилиясе, яше һәм яшәү урыны билгеле булмаса, конкурска килгән эш төшеп кала. “Ислам нуры-мәчетләрдә” бәйгесенең нигезләмәсе белән Конгресс сайтының Рәсми басма сәхифәсендә таныша аласыз.
Чыганак: Бөтендөнья татар конгрессы
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев