Логотип Идель
Яңалыклар

Бөтендөнья татар конгрессы “Солдат альбомы” конкурсында катнашырга чакыра

Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы “Солдат альбомы” исемле конкурс башлый. Аңа 25 нче гыйнварда старт бирелде һәм ул 15 нче февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы “Солдат альбомы” исемле конкурс башлый. Аңа 25 нче гыйнварда старт бирелде һәм ул 15 нче февральгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләрне бәйгенең жюрие сайлап ала һәм нәтиҗәләр 23 нче февраль көнне игълан ителә.

Конкурсның максаты – солдат хезмәтендә булган, Туган илен саклауга үз өлешен керткән ир-егетләргә хөрмәт тәрбияләү, батырларны барлау.  Яшь буынны бабалары, әтиләре, абыйларының хәрби хезмәте белән таныштыру, патриотик хис тәрбияләү.
Хәрби хезмәт вакытында батырлык күрсәткән ир-егетләрнең исемен мәңгеләштерү.

“Солдат альбомы” ике номинация буенча уза: Инстаграмда һәм Инша. Конкурста 10 яшьтән өлкәнрәк булган, Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүче һәркем катнаша ала. Бәйге таләпләрен нигезләмәдә язылганча төгәл үтәргә кирәк. Нигезләмә белән сылтама аша таныша аласыз.

Җиңүчеләрне бүләкләү Казанда оештырылачак.

Чыганак: Бөтендөнья татар конгрессы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев