Бу атнада Казанда нинди чаралар була?
Казанда чаралар көн саен диярлек уздырыла - барып өлгер генә! «Идел» сезнең өчен иң кызыклыларын гына туплады.
11 июльдә 15.00 сәгать Татар китабы йорты (Островский урамы, 15) Каллиграфия остаханәсенә чакыра. Анда тылсымлы гарәп хәрефләре белән дуслашырга мөмкин булачак.
12 июльдә 17.00да Кол Гали һәйкәле янында (Меңьеллык паркы) шигырь сөючеләр өчен «Нигә кирәк шигырь, укучысы булмаса?» шигъри перформансы була. Аны Татар китабы йорты белән "Идел" бергәләп уздыра. Шуңа күрә барыгызны да чакырып калабыз!
Шул ук көнне 19:00да Казан Кирмәнендә (Присутственые места) «Культурные очки» лекциясе узачак. Төрле культураларда эмоция һәм дөньяны кабул итү аермалары турында лектор - КФУның антропология һәм этнография кафедрасы доценты тарих фәннәре кандидаты Фролова Елена Валерьевна сөйләячәк.
21:00 сәгатьтә Кабан күле буенда (Камал театры ягыннан) ачык һавада кино карарга килә аласыз. Өч кыска метрлы мультижанрлы «Сделано в Казани» дигән фильмнар күрсәтеләчәк.
13 июльдә 18:00да Татар китабы йорты һәм Бауман урамнары һәм Кремльнең урыны турында экскурсиягә рәхим итегез. Ул Татар китабы йортыннан башланачак.
13 июльдә 19:00да Милли китапханә террассасында «Идель» журналының яңа санын (РУС ВЕРСИЯСЕ) тәкъдим итү чарасы була. Кояш баешын карап, диджей-сет, җырчы Enaecashны тыңларга, стилист Исмаил Сафиулов остаханәсендә катнашырга, фуршетта сыйланырга мөмкин булачак.
13 июльдә 20:30да Горький паркында ачык һавада «Кавказская пленница» фильмын күрсәтәчәкләр.
14 июльдә 19:00да Татар китабы йортында "Салмак уку" чарасы ярдәмендә татар классикасын яңадан укырга өйрәнеп булачак. Очрашу Татар китабы йортының балконында үтә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев