Бу атнада нинди һава торышы көтелә?!
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе киләсе ял һәм киләсе атна башына һава торышы фаразын бастырды.
Бу атна башында Татарстанга төньяк-атлантик циклон киләчәк. Үзе белә кар алып килүе дә көтелә. Җилнең тизлеге - 15-20 м/с га кадәр.
18 һәм 19 февральдә республикада һава торышы актив атмосфера фронтлары һәм циклонның җылы секторы йогынтысы астында формалашачак. Сизелерлек явым — төшем көтелә, юеш кар, урыны белән яңгыр, буран чыгуы ихтимал.
Ял көннәрендә исә һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Төнлә һава температурасы -9 градустан -15 градуска кадәр, көндез -4тән -9 градуска кадәр, якшәмбе -2дән -7 градуска кадәр булачак.
Фото: pixabay.com
«Идел» журналы 16+
Теги: һава торышы, февраль, кыш
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев