Бу сезонда Татарстанда грипптан вакцинацияләү аксаган
Бу сезонда Татарстанда грипптан вакцинацияләү күрсәткече, алдагы еллар белән чагыштырганда, түбән булган.
Бу сезонда Татарстанда грипптан вакцинацияләү күрсәткече, алдагы еллар белән чагыштырганда, түбән булган.
«2021 ел азагында грипп вирусы актив йөри башлады. Быелгы сезонда ачыкланган грипп очраклары соңгы биш елда иң зур күрсәткеч. Бу 441 очрак. Хәзер пандемия шартларында халыкны грипптан саклау мөһим», — дип кисәтте Роспотребнадзор федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина коллегия утырышында.
Аның сүзләренчә, гриппка каршы вакцина заявкадан 43 проценты күләмендә генә кайтарылган. «Халыкның 26 процентын грипптан сакладык. Узган сезонда ул 61 процент тәшкил иткән иде. Грипп йогу куркынычы зур булган төркемдәге гражданнарның 39 процентына гына прививка ясалды. Ә чынлыкта 75 процент кирәк», — дип белдерде.
Марина Патяшина вакцинациянең иң түбән күрсәткече студентлар, 60 яшьтән узганнар, белем бирү оешмалары хезмәткәрләре арасында булганын искәртте.
Чыганак: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев