Булачак солдатлар имамнар белән очраша
Билгеле булганча, хәзерге вакытта 2021 елгы язгы чакырылыш бара. Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте имамнары язгы чакырылышка килүче егетләр белән очрашулар үткәрә.
Мәгълүм булганча, бу көннәрдә Русия армиясенә 2021 елгы язгы чакырылыш бара. Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте имамнары гаскәри хезмәткә алынырга тиешле егетләр белән очрашулар үткәрә.
2021 елның язгы чакырылышы көннәрендә, традиция буенча, Татарстанның төрле дин вәкилләре республика Хәрби комиссариатының җыелу пунктына килүчеләр белән очрашулар үткәрә.
Очрашуларның чираттагысын 24 майда Нәзарәтнең дәгъват бүлеге баш белгече, Казанның “Сәлах” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев үткәрде. Ул булачак солдатлар белән әңгәмә корды. Хәзрәт яшьләргә ислам дине, иманның асылы, динебезнең рухи кыйммәтләре, ислам күзлегеннән Ватанга мәхәббәт турында сөйләде һәм сорауларга җавап бирде.
Язгы чакырылышка килүчеләр белән очрашулар дүшәмбе саен: 14 июнь, 21 июнь, 28 июнь, 5 июль көннәрендә дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат үзәге.
Фотолар: dumrt.ru
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев