Логотип Идель
Яңалыклар

Бушлай машина кую урыннары кимегәннән-кими

Түләүле парковкаларда машина урыннары саны 55 поцентка - 6,7 меңгә кадәр артачак.

Түләүле парковкаларда машина урыннары саны 55 поцентка - 6,7 меңгә кадәр артачак. Юл билгеләре, паркоматлар урнаштыруга, 2,4 мең урынны билгеләүгә шәһәр 37 млн сум акча юнәлдерәчәк. Бу хакта Казан мэриясендә иртәнге киңәшмәдә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сөйләде.

Түләүле муниципаль парковкалар Яруллин, Волгоград, Бондаренко, Короленко, Нигъмәтуллин, Чистай, Сибгат Хәким, Нурсолтан Назарбаев, Газ, Павлюхин, Агрономия урамнарының 48 участогында барлыкка киләчәк. Парковкаларның бәясе сәгатенә 30 сумнан 100 сумга кадәр булачак.

 Ярты ел эчендә шәһәр бюджетына муниципаль парковка өчен 38,3 млн сум түләү һәм 48 млн сум штраф кергән. Биш ел эчендә бюджет штрафларда 433,5 млн сум һәм парковка өчен түләүләрдә 307,2 млн сум акча эшләгән.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев