Логотип Идель
Яңалыклар

Бушлай кино күрсәтүләр җәдвәле

Июнь һәм июль айларында кино күрсәтүләр 21:00 сәгатьтә, август аенда 20:00 сәгатьтә башланачак.

Зәйни Солтан скверында 17 нче июньнән җәй ахырына кадәр һәр шимбә ачык һавада нәфис һәм мультипликацион фильмнар күрсәтеләчәк. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итә. Июнь һәм июль айларында кино күрсәтүләр 21:00 сәгатьтә, август аенда 20:00 сәгатьтә башланачак.

Кино күрсәтүләр җәдвәле:

  •  17 нче июньдә казанлыларга һәм башкала кунакларына «Иван Семенов: школьный переполох» гаилә комедиясен күрсәтәчәкләр;
  •  24 нче июньдә Яшьләр көне уңаеннан «Отряд Таганок» күрсәтеләчәк;
  •  1 нче июльдә, Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнендә, «Лето 1941 года!» яңа хәрби боевигы күрсәтеләчәк;
  •  8 нче июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, «Приключения маленького Бахи» гаилә комедиясе күрсәтеләчәк;
  •  15 нче июльдә – «Три орешка для Золушки»;
  •  22 нче июльдә – «Мой волк»;
  •  29 нчы июльдә – «Коты Эрмитажа»;
  •  5 нче августта – «Легенды Орленка»;
  •  12 нче августта, Физкультурачылар көнендә, «Джулур: мас-рестлинг» спорт драмасы күрсәтеләчәк;
  •  19 нчы августта, Рус тельняшкасы туган көнендә, «Пункт пропуска. Офицерская история» фильмын күрсәтәчәкләр.
  •  26 нчы августта, Россия киносы көне алдыннан, «Кино һәм музыка» кысаларында кинохитларга багышланган традицион кино төне һәм концерт узачак. 19:00 сәгатьтә башлана.

Бушлай кино күрсәтүләр «Иске Татар бистәсендә гаилә киноканикуллары» проекты кысаларында узачак, ул «Татаркино» мәдәният учреждениесе һәм «Тарихи мохит» МБУ тарафыннан оештырыла.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев