Логотип Идель
Яңалыклар

Быел 388 Сабантуй уздыру планлаштырыла

Россиянең 59 төбәгендә һәм 37 чит илдә 388 сабантуй уздыру планлаштырыла

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров татар дөньясы Татарстан белән генә чикләнмәвен ассызыклады.

“Без ел әйләнәсендә бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез катнашында “Уйнагыз, гармуннар”, “Идел-Йорт”, “Түгәрәк уен”, “Каз өмәсе” фестивальләре, Татар мәдәнияте көннәре,  “Әпипә” телевизион бәйгесе, “Татарча диктант”, “Печән базары” һәм башка бик күп чаралар оештырабыз. Быел “Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы” һәм Милли Шура тарафыннан игълан ителгән “Дастаннар елы” уңаеннан әлеге чараларга аеруча да игътибарыбыз зур булачак”, – дип сөйләде Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе.

Шулай ук ул үз чыгышында Татар конгрессы Мәдәният министрлыгы белән берлектә Сабантуй турында махсус фәнни-методик белешмә әзерләвен һәм биредә бәйрәмнең башлам өлеше – прологы, 14 милли уен һәм сабантуйның башка алшартлары турында мәгълүмат бәян ителүен ассызыклады.

“27 май көнне Әстерханда Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе, 1 июльдә Кемерово өлкәсендә XXIII федераль Сабантуй, 8 июльдә Түбән Новгородта беренче Идел буе Сабан туе узачак, ә гомумән,  Россиянең 59 төбәгендә һәм 37 чит илдә 388 сабантуй уздыру планлаштырыла, – дип сөйләде Данис Шакиров.

Чыганак: Бөтендөнья татар конгрессы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев