Логотип Идель
Яңалыклар

Быел «Ел казанышы» республика премиясенә 300 гариза килгән

Әлеге премия Татарстанның иң яхшы һәм алдынгы студентлары өчен булдырылган.

26 мартта, 14.00 сәгатьтә Казан шәһәренең «Сайдаш» мәдәни үзәгендә «Ел казанышы — 2023» премиясен тапшыру тантанасы булачак. Барлыгы 9 коллектив һәм 8 шәхси номинацияләр буенча җиңүчеләр ачыкланачагын матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

Татарстан Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова әйтүенчә, премиягә дәгъва итүчеләр арасыннан иң алдынгы студентларны сайлаячаклар

- «Ел казанышы» премиясе яшьләргә стимул биреп, ярдәм итү мөмкинлеге. Без Татарстанда һәр яшь кеше үзенең сайланган профессиональ мохитендә мөмкинлекләрен тормышка ашырсын өчен тырышабыз, - диде ул.

Быел конкурска якынча 300 гариза килгән, шуның күп өлеше — республика районнарыннан һәм 120 се генә Казаннан.

- Иң актив мәгариф учреждениесе - Әлмәт политехник техникумы булды, алардан 20 гариза килде. Иң популяр номинацияләр - «Елның иҗади шәхесе», «Ел спортчысы», «Гран-при» һәм «Ел җәмәгатьчесе». Номинацияләрдә җиңүчеләр премия партнерларыннан кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр алачак, ә Гран-при иясенә бүләкне Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева тапшырачак. Премиянең гомуми приз фонды 350 мең сум тәшкил итә, - дип сөйләде ТР Студентлар лигасы президенты Шамил Якупов.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев