Логотип Идель
Яңалыклар

Быел Fashion Iftar кайда һәм ничек үтәчәк?

Бу хакта тулырак оештыручылар үзләре сөйләде.

31 мартта Казанда Fashion Iftar узачак. Ул быел сигезенче тапкыр үткәрелә.

Fashion Iftar проекты авторы, Modest Covered оештыручысы Җәннәт Минһаҗева чараның кайда узачагын әйтте:

- Казанда бик күп зур чаралар үткәрелү сәбәпле, кайбер урыннар ремонтка ябылган яки буш түгел. Шуңа күрә без быел ифтарны шул ук мәйданчыкта оештырабыз (ягъни Ak Bars Retro Cars күргәзмә комплексында), - диде ул һәм быелгы ифтарның төп төсе - караңгы яшел икәнен ассызыклады:

- Социаль челтәрдәге махсус битебездә дресс-код буенча гайд урнаштырылачак. Әлеге дресс-кодны саклау бик мөһим, - диде Җәннәт.

Быел Fashion Iftar "Безнең заман геройлары" темасына багышлана, ул “Туган Батыр” китабына нигезләнгән булачак һәм инде тагын бер мөһим тема - Палестина, үз туган җиреңә мәхәббәт. Оештыручылар шул рәвешле кунакларда туган якка мәхәббәт, патриотлык тәрбиялиячәк. Төп максаты - хатын-кызларны берләштерү. Быел барлыгы 1 мең кунак көтелә.

- Ислам динен тота башлаган хатын-кызлар биредә үзләренә яңа танышлар таба һәм киенү стиле буенча идеяләр алып китә алачак, диде Җәннәт.

Киемнәргә килгәндә, проектның менеджеры Эльза Җиһантдинова белдергәнчә, ифтарга төрле регионнардан 20 бренд киләчәк. Маркетка брендларны туплау эше бер атна эчендә төгәлләнгән, чөнки әлеге чарага ышаныч шактый зур. Мин үзем дә нәкъ менә әлеге ифтардан соң киенү стилемне үзгәрттем. Ул минем тормышымда зур роль уйнады, диде Эльза.

 - Брендларның 20 проценты - узган ел катнашканнары, шулай ук яңа брендлар да барлыкка килде. Без үзебез без эзләмәдек тә, алар үзләре мөрәҗәгать итте, диде ул.

"Туган авылым" милли-туристик комплексын оештыручы, "Туган батыр" проектына нигез салучы Радик Абдрахманов ифтарны гадәттәгечә ресторандагыча сыйфатлы булачагын әйтте. 

- Без эшне ел саен яхшыртырга тырышабыз. Шулай ук чит илдән дә кунаклар көтелә, диде оештыручы.

Ифтарның масштабы киңәйгәннән-киңәя - быел Fashion Iftar Дубайда да узачак. Анда барлыгы 300 кеше килер дип көтелә. Оештыручылар алга таба әлеге проектны дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрергә тели. 

Шунысын әйтергә кирәк, ифтарга бару өчен иң элек алдан теркәлергә кирәк. Иң кызыгы - теркәлү кайчан башланасы билгеле түгел, ләкин бер атнадан соң ачылыр дип көтелә. Быел да кунаклар (һәм волонтерлар) арасында Гомрәгә юллама уйнатылачак. 

фото: Татар-информ, Рамил Гали

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев