Логотип Идель
Яңалыклар

Быел «ФормАрт» фестиваленең төп темасы остазлык булачак

2023 елда проектның төп тематикасы - «Белем көче» бердәм бренды астында белем бирү һәм остазлык эшчәнлегенең абруен арттыру.

Апрель ахырына кадәр Татарстанда яшь стрит-арт рәссамнары өчен «ФормАрт» фестиваленең гаризалар бирү кампаниясе дәвам итә. Алар эскиз ясый, аны эксперт бәяләмәсенә җибәрә һәм, эш җиңгән очракта, җирле үзидарә органнары тәкъдим иткән биек бина фасадына рәсем ясый ала.

2023 елда проектның төп тематикасы - «Белем көче» бердәм бренды астында белем бирү һәм остазлык эшчәнлегенең абруен арттыру.

Тематик юнәлешләр:

  • Минем укытучым-минем беренче укытучым, һәр кешенең тормышында укытучының роле; төбәкнең атказанган укытучылары һәм педагоглары.
  •  Кешенең шәхси һәм һөнәри үсешенә йогынты ясаган остаз роле (җитештерүдә, спортта, иҗатта, фәндә һ.б.).
  •  Сәнгатьтә укытучы һәм (яки) остаз образы.
  •  Белем көч: белем, җәмгыять үсешенең нигезе һәм хәрәкәт итүче көче, интеллектуаль үсеш һәм эрудиция, уңышның нигезе буларак.
  • Мәгарифтә заманча технологияләр, киләчәк мәктәп, киләчәктә уку процессы.
  •  2024 елда Киров шәһәренең 650 еллыгын бәйрәм итү алдыннан махсус номинация Киров 650 кертелә.

Округ этабында җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, истәлекле билгеләр һәм иҗатны үстерүгә акчалата грантлар ала: беренче урын өчен - 200 мең сум, икенче урын өчен - 150 мең сум, өченче урын өчен-100 мең сум.

Катнашучылар булып 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге стрит-арт рәссамнары, муралистлар була ала. Гаризалар 30 апрельгә кадәр formartpfo.ru сайтында кабул ителә.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елдан Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәме белән «ФормАрт» стрит-арт фестивале гамәлгә ашырыла. Идел буе федераль округының урам сәнгатен үстерүгә, яшь рәссамнарның иҗатына ярдәм итүгә һәм аларны уңайлы заманча шәһәр мохитен булдыруга, торак пунктларны төзекләндерүгә һәм сәнгатьле бизәүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән иҗтимагый проекты. Проектта Идел буе федераль округының 14 субъекты вәкилләре катнаша.

Чыганак: ТР Яшьләр эшләре министрлыгы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев