Логотип Идель
Яңалыклар

Быел Россиядә грипп дулкыны көчлерәк булачак

2020 елда Россиядә грипп йоктыру очраклары гадәттәгедән күпкә сирәгрәк ачыкланган.

Бу көздә Россиядә грипп дулкынының масштаблары узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда зуррак булачак. Бу хакта Sputnik радиосы медицина фәннәре кандидаты, иммунолог Николай Крючковка сылтама белән хәбәр итә.

Белгеч билгеләп үткәнчә, 2020 елда Россиядә грипп йоктыру очраклары гадәттәгедән күпкә сирәгрәк ачыкланган. Бу, нигездә, коронавирус инфекциясе таралуга каршы чикләүләр кертүгә бәйле.

«Бу сезонда грипп һәм ОРВИ йоктыручылар күбрәк булыр, мөгаен. Хәер, гадәти сезоннар белән чагыштырганда ул барыбер азрак булачак. Шулай да мин гриппка каршы прививка ясатырга киңәш итәм», - дип искәртте иммунолог.

Шул ук вакытта, көзен авырып китмәс өчен инде август аенда ук вакцинация узарга кирәк. Бу аеруча хроник авырулардан интегүче өлкәннәргә кагыла.

Моннан тыш, балалар да прививка ясатырга тиеш. Алар авыруны олыларга караганда авыррак кичерә, дип сүзен төгәлләде Крючков.

Чыганак: Татар-информ

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев