Логотип Идель
Яңалыклар

Быел Татарстанның 12 меңнән артык укучысы бөтенроссия олимпиадасында катнаша

Татарстанда 24 фән буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы башланды. Моннан тыш, хәзер 34 уку предметы буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы уза.

Татарстанда 24 фән буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы башланды. Моннан тыш, хәзер 34 уку предметы буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы уза.

Җиңү өчен Татарстанның 15 мең 288 укучысы көрәшә: бөтенроссия олимпиадасында 12 мең 927 укучы катнаша, республика олимпиадасында – 2 мең 361 кеше. Сынаулар 26-нчы февральгә кадәр ике мәйданчыкта уза: Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында һәм Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» савыктыру-белем бирү комплексында.

Мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләрне 26-нчы февральдә билгеләячәкләр, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе.

Исегезгә төшерәбез, миллионлы шәһәрләр арасында Бөтенроссия олимпиадасы призерлары саны буенча Казан, бары тик Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калышып, өченче урынны ышанычлы тота. 2021 уку елында Казан укучылары бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында 115 призлы урын яулады. Иң яхшы нәтиҗәләрне балалар хокук, экология һәм математика кебек дисциплиналар буенча күрсәтте.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев