Логотип Идель
Яңалыклар

Быелгы җәдидфест Милли китапханәдә узачак

3-4 апрельда Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Милли китапханә яңа шәһәр татар мәдәнияте лабораториясе — Jadidfest фестивале уздырачак. Программада: күргәзмәләр, кино, концерт, лекцияләр, бию перформансы, экскурсияләр, истәлекләр яздыру, балалар өчен остаханәләр, яңа журнал.

3-4 апрельдә Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Милли китапханә яңа шәһәр татар мәдәнияте лабораториясе — Jadidfest фестивале уздырачак. Программада: күргәзмәләр, кино, концерт, лекцияләр, бию перформансы, экскурсияләр, истәлекләр яздыру, балалар өчен остаханәләр, яңа журнал.

Беренче тапкыр 2015 нче елда оештырылган Jadidfest — иҗади экспериментлар мәйданы. Ул казанлыларны яшь һәм креатив дизайнерлар, рәссамнар, музыкантлар һәм башка шәһәр берләшмәләре белән таныштыра.  Узган елларны Jadidfest Уен автоматлары музеенда, «Смена» заманча мәдәният үзәгендә үткәрелә иде. 2019 елда ул Яңа бистәсе юбилеена багышланган иде. 

Фестивальнең бөтен диярлек чаралары татар телендә уза. Быелгы фестивальнең төп темасы — су: без эчә, йөзә торган гына су түгел, шул исәптән — елгалар, каналлар, күлләр суы да.
4 апрельдә көндезге икедә "Су" китапчыгын тәкъдим итәбез.  Журналның төп темасы — су: без эчә, йөзә торган гына су түгел, шул исәптән елгалар, каналлар, күлләр суы да. Китапның эчендә — бу темага багышланган шигырьләр, эсселар, новеллалар, тарихи документлар. Аны без укучылар арасында бушлай таратабыз, дип хәбәр итә оештыручылар.

Керү бушлай. Аерым чараларга керү өчен алдан теркәлергә кирәк. 

Бу хакта ТР Милли китапханә сайты хәбәр итә.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев