Логотип Идель
Яңалыклар

БЫЕЛГЫ ИНФЛЯЦИЯ КҮЛӘМЕ РЕКОРД КУЯ

2021 елда Россиядә инфляция күләме 8,39% ка җитте. Бу хакта Росстат хәбәр итә. Бу 2015 елдан бирле максималь күрсәткеч

2021 елда Россиядә инфляция күләме 8,39% ка җитте. Бу хакта Росстат хәбәр итә. Бу 2015 елдан бирле максималь күрсәткеч, дип билгели "Интерфакс".

Ведомство мәгълүматларына караганда, быел азык-төлек товарлары 10,62% ка кыйммәтләнгән,  азык-төлек булмаган  продуктлар 8,58% ка үскән. Хезмәт күрсәтү бәясе 4,98% ка арткан. Росстат товарлар һәм хезмәтләрнең тулы исемлеге буенча ахыр нәтиҗәне 12 гыйнварда бастыра.

Элегрәк Россия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина хәбәр иткәнчә, Россиядә инфляция 8% тан югары булачак. Шул ук вакытта ул билгеләп үткәнчә, бу "безнең куелган максатка ( 4 процент) караганда күбрәк ".

Исегезгә төшерәбез, Үзәк банк фаразлары буенча, агымдагы ел нәтиҗәләре буенча инфляция 7,4-7,9%, киләсе елда - 4-4,5%, ә аннары  4% тирәсендә булырга тиеш иде.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев