БЫЕЛГЫ КЫШНЫ ДА РЕКОРДЛАРГА БАЙ БУЛАЧАК ДИЛӘР....
Кыш көне россиялеләрне температура рекордлары һәм нормадан ерак явым-төшем күләме көтәргә мөмкин.
Кыш көне россиялеләрне температура рекордлары һәм нормадан ерак явым-төшем күләме көтәргә мөмкин. Бу хакта Sputnik радиосына Россия "Гринпис" оешмасының Климат һәм энергетика юнәлеше җитәкчесе Василий Яблоков белдергән.
"Мөгаен, без яңа рекордлар белән очрашырбыз. Бу салкыннар һәм явым-төшемнәр рекорды да, киресенчә, карсызлык та булырга мөмкин", - дип саный белгеч.
Ул билгеләп үткәнчә, һава торышын фаразлау елдан-ел катлаулана бара, чөнки климат үзгәрү атмосфера процессларына төзәтмәләр кертә. "Һава массаларында гадәти циркуляция үзгәрә, һәм Арктикада җылыну белән бәйле төрле көтелмәгән процесслар һава торышына бик көтелмәгән йогынты ясарга мөмкин", - дип аңлата Яблоков.
Элек һава торышы аномалияләре хәзерге кебек еш очрамый иде, дип ассызыклый климатолог. Ул киләсе кышта мондый аномалияләр ихтималы шактый зур дип саный. "Без бу ел башында һәм үткән ел ахырында булган кебек классик карлы һәм салкын кышны да көтә алабыз һәм шул ук вакытта климат үзгәрү аркасында ешрак очрый торган аномаль явым-төшемнәр, һәм аларның, киресенчә, булмавы белән очрашырга мөмкинбез, ди Яблоков.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев