Былтыр Татарстанда үлүчеләр саны 25 процентка кимегән
Татарстан узган ел пандемия китергән кыенлыкларны җиңде һәм үлүчеләр санын киметүгә, шулай ук уртача гомер озынлыгын арттыруга иреште.
Татарстан узган ел пандемия китергән кыенлыкларны җиңде һәм үлүчеләр санын киметүгә, шулай ук уртача гомер озынлыгын арттыруга иреште. ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков йомгаклау коллегиясендә шулай дип белдерде.
«2022 елда без пандемиянең аяныч нәтиҗәләренә каршы тордык һәм үлүчеләр санын киметә алдык. 2021 ел белән чагыштырганда, үлүчеләр саны 25,8 процентка кимеде һәм 1000 кешегә 11,5 очрак тәшкил итте», - дип искәртте ул.
Россия субъектлары рейтингында Татарстан – 16, Идел буе федераль округында беренче урынны били, диде Марат Садыйков.
«Республикада уртача гомер озынлыгының 3,3 елга артуы хисап елында сәламәтлек саклау өлкәсе эшчәнлегендә төп уңай нәтиҗә булды», - дип искәртте министр.
Республикада көтелгән гомер озынлыгы 74 яшь тәшкил итте, Россиядә әлеге күрсәткеч 72 яшькә тигез. Идел буе федераль округы рейтингында республика шулай ук беренче урынны били.
Министр билгеләп үткәнчә, 2030 елда уртача гомер озынлыгын 78 яшькә җиткерү ниятләнә.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев