Логотип Идель
Яңалыклар

Чаллыда Май чабу бәйрәме кайда уза?

Бәйрәм чаралары сәгать 10.00дан 15.00 кадәр дәвам итәчәк.

Чаллыда Май чабу бәйрәме 16 мартта өч мәйданчыкта «Азатлык» мәйданында, ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркында, шулай ук Җиңү паркында узачак.

Чаллы халкын бәйгеләр, театр тамашалары, төрле күңел ачулар, йолалар, ярышлар, әйлән-бәйләннәр көтә. Шулай ук бәйрәмне фольклор номерлары һәм шәһәр иҗат коллективларының матур чыгышлары да бизәячәк. Һәм, әлбәттә, бөтен мәйданчыкларда да халык кайнар коймаклар белән сыйлана алачак.

Күркәм традиция буенча, Май чабу бәйрәме кышкы карачкыны яндыру белән тәмамланачак.

чыганак: «Шәһри Чаллы»

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев