Логотип Идель
Яңалыклар

Чаллыда татар яшьләре форумы була

24-25 октябрьдә Чаллы шәһәрендә татар яшьләре форумы була.

Форумда Чаллы шәһәренең һөнәри һәм югары уку йорты студентлары катнаша.

Алар форум кысаларында үзләренең проектларын булдырачак, хореография, театр, вокал, КВН, ораторлык осталыгы буенча мастер-класста катнашачак. Иң шәп дип саналган проектлар ел дәвамында "Мизгел" милли мәдәният Клубы ярдәмендә чынга ашырылачак. Мәсәлән, үткән елларда "Хәрәкәттә - бәрәкәт" милли эстафетасы һәм "Билге" квест-уены "Мизгел" Клубы планына кертелгән булган.

Форум татар халкының милли үзенчәлеген, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу, яшьләрнең игътибарын татар телен һәм кыйммәтләрен үстерүгә җәлеп итү өчен үткәрелә. Оештыручылар - Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча идарәсе, ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгы һәм  "Мизгел" милли мәдәният клубы белән "Нур" яшьләр үзәге тора.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев