«Черек күл» паркы «ПушкинФЕСТ» мәйданчыкларының берсе булачак
Ел саен үткәрелә торган «ПушкинФЕСТ» рус мәдәнияте фестивале кысаларында зур гаилә бәйрәме «Черек күл» паркында узачак.
3 нче июньдә Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар мастер-классларда, халык уеннарында, яшьләр бию кичәсендә катнаша, шулай ук фольклор һәм заманча этно-коллективларның музыкасын тыңлый алачак.
4 нче июньдә программа XIX – XX гасыр башы дворян традицияләренә багышланачак. Каләм белән язу буенча мастер-класслар, әдәби лекцияләр, ярминкә, шигъри чыгышлар планлаштырылган. Көн дәвамында ретро-бию мәйданчыгы эшләячәк – музыканы тынлы оркестр башкарачак, ә кич зур классик концерт белән тәмамланачак.
Бу көннәрдә паркта шулай ук рус ашлары белән фуд-корт һәм ярминкә эшләячәк.
Фестиваль 13:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Барлык чараларга керү ирекле, дип хәбәр иттеләр Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә.
«ПушкинФЕСТ» Казанда 1-6 нчы июньдә башка мәйданчыкларда да узачак. Исегезгә төшерәбез, ул рус шагыйре Александр Пушкинның туган көнендә билгеләп үтелә торган Рус теле көнен бәйрәм итүгә багышлана.
Чыганак: kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев