Логотип Идель
Яңалыклар

Чаллы фаҗигасе: торак йортта шартлау корбаннарсыз гына булмаган

Кичә кич, 17:00 сәгать тирәсендә, Чаллыда 48/20 урамында урнашкан йортта шартлау булган. Сәбәбе - көнкүреш газы.

Кичә кич, 17:00 сәгать тирәсендә, Чаллыда 48/20 урамында урнашкан йортта шартлау булган. Сәбәбе - көнкүреш газы. Бинаның бер өлеше җимерелгән – йортның дүртенче һәм бишенче катларындагы фатирларга зыян килгән.

Чаллыда газ шартлау нәтиҗәсендә 5 кеше җәрәхәтләр алган.

2004 елгы бер бала Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең реанимция һәм интенсив терапия бүлегенә авыр хәлдә ята.

2010 елда туган баланы Чаллы Кама балалар медицина үзәгенә күчергәннәр.

1951 елда туган бер ир Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең реанимция һәм интенсив терапия бүлегенә авыр хәлдә ята.

1999 елда туган кыз Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә үлгән.

1973 елгы бер хатын-кыз үзе Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән, ул дәвалау-диагностика чараларын үткәргәннән соң, амбулатор дәвалауга җибәрелгән.

Чаллыда газ шартлау нәтиҗәсендә килеп чыккан фаҗига нәтиҗәсендә 22 яшьлек кыз хастаханәдә вафат булган. Кызны җимерекләр арасыннан иң ахыргы булып чыгаралар. Ул инде клиник үлем хәлендә булган. Хастаханәдә аның гомерен саклап кала алмаганнар.

Фото: Интертат

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев