Логотип Идель
Яңалыклар

Чаллыда "qot" күргәзмәсе ачыла

Бу күргәзмәдә классик татар каллиграфик сәнгатенең заманча төрки андеграунд белән катнашмасы тәкъдим ителә.

Бу шимбәдә Чаллы театрының экспозиция зонасында qot күргәзмәсе ачыла - бу соңгы берничә ай дәвамындагы эш нәтиҗәсе. Рәссам - каллиграф, Мимар Синан исемендәге Истанбул нәфис сәнгать университеты студенты Айзат Минһаҗев.

Чаллыда мондый күргәзмәләрнең әле булганы юк иде, дип яза оештыручылар. Бу күргәзмәдә классик татар каллиграфик сәнгатенең заманча төрки андеграунд белән катнашмасы тәкъдим ителә.

 

Вакыты: 19 февраль, 16.00-21.00
Үткәрелү урыны: Чаллы театрының экспозиция залы (Низаметдинов урамы, 29)

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев