Чаллыга танылган язучылар җыела
11 ноябрьдә Чаллыда әдәбият көне узачак.
11 ноябрьдә Чаллыда әдәбият көне узачак. Бу уңайдан Казаннан, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә, танылган каләм ияләре: Зиннур Мансуров, Марсель Галиев, Газинур Морат, Рүзәл Мөхәмәтшин, Рөстәм Галиуллин һ.б. киләчәк.
Алар Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендәге каләмдәшләре белән берлектә шәһәрнең төрле мәктәпләрендә очрашуларда булачак.
Әдәби-мәдәни чаралар 14:00 сәгатьтә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында халык язучысы, Татарстан дәүләт советы депутаты Ркаил Зәйдулланың "Син кара Шагыйрьнең күзенә..." дип исемләнгән иҗат кичәсе белән дәвам итәчәк.
Чыганак: shahrichalli.ru
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев