Логотип Идель
Яңалыклар

Чебиләрнең кайсы әтәч, кайсы тавык икәнен ничек аерырга?

Моның өчен аның аягыннан эләктереп күтәрергә кирәк. Тавык чеби башын аска яшерә, ә әтәч...

Бер тәүлеклек чебиләрнең кайсы әтәч, кайсы тавык икәнен аерырга була икән! Бу хакта "Өмет" болай дип яза:

Моның өчен аның аягыннан эләктереп күтәрергә кирәк. Тавык чеби башын аска яшерә, әтәче өскә күтәрә.

 -Чебешләрнең аппетитын да тикшерү комачауламый. Алар җим салуга игътибар итәргә, һич югы аның белән кызыксынырга тиеш.

- Активлыгын тикшерү өчен, тартмага шакылдатып карарга була. Актив чебиләр шундук тавышка игътибар итә.

- Чебиләрне катыргы тартмада алып кайту яхшырак. Аның төбенә йомшак чүпрәк җәегез. 30х30 сантиметр үлчәмле тартмага 25-35 чебеш сыя. Температура 27-30 градус булырга тиеш. Шуннан югарырак булганда, чебиләр кыза, түбәнрәк төшкәндә, өшергә мөмкиннәр.

 - Авыру чебинең күзгә ташланып торган билгесе: ул канатын сала һәм арт ягы юеш була.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев