Логотип Идель
Яңалыклар

ЧЕРЕК КҮЛ СУЛЫКСЫЗ КАЛАЧАК

Башта сулыктан бөтен су суыртылачак, аннары касәне пычрак һәм чүп-чардан чистартачаклар. Эшләрне ноябрь башында тәмамлау планлаштырыла.

Казанның «Черек күл» паркында кышка әзерлек башланды. Белгечләр ясалма сулыкны киптерергә керештеләр. Кышын аның урынында шугалак – шәһәрдә иң популяр ял итү урыннарының берсе барлыкка киләчәк.

Башта сулыктан бөтен су суыртылачак, аннары касәне пычрак һәм чүп-чардан чистартачаклар. Эшләрне ноябрь башында тәмамлау планлаштырыла.

Декабрьдә касәне су белән тутырачаклар һәм шугалакны ачачаклар, дип хәбәр иттеләр Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә. Әйтергә кирәк, эшләрне башкару сроклары һава торышына бәйле – һава температурасы кимендә 4-5 градус салкын булырга тиеш. Ел саен «Черек күл» паркында шугалакны яктылык инсталляцияләре белән бизиләр, периметр буйлап киртәләр куялар, керү юлында агач сәхнә төзелә, ә бозда даими рәвештә фигуралы шуучылардан мастер-класслар һәм дискотекалар уздырыла.

Узган елны «Черек күл» паркында шугалак сезоны 2020 елның 19-нчы декабреннән 2021 елның 14-нче мартына кадәр эшләде. Бу сезон соңгы өч елда иң озыны булды: шугалак 85 көн эшләде, бу вакыт эчендә анда 100 меңгә якын кеше булды, ә тимераякларны прокатка бирү хезмәтеннән 29 мең тапкыр файдаландылар.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда кышка фонтаннарны консервацияләү башланды. 30-нчы октябрьгә барлык 24 фонтан да сүндереләчәк дип планлаштырыла.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев