Логотип Идель
Яңалыклар

Чит ил паспортлары ясатучылар күбәйгән

Россиялеләр быелның гыйнвар-сентябрь айларында 3,9 миллионга якын чит ил паспорты рәсмиләштергән — бу коронавирус пандемиясе башланганнан бирле иң зур күрсәткеч

Россиялеләр быелның гыйнвар-сентябрь айларында 3,9 миллионга якын чит ил паспорты рәсмиләштергән — бу коронавирус пандемиясе башланганнан бирле иң зур күрсәткеч, дип яза ТАСС Россия Эчке эшләр министрлыгы материалларына сылтама белән.

9 айда барлыгы 3 882 392 чит ил паспорты рәсмиләштерелгән. Бу 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1 миллионга артык (2, 877, 443).

Эчке эшләр мәгълүматлары буенча, 2022 елның өч кварталында рәсмиләштерелгән чит ил паспортлары саны соңгы дүрт ел эчендә иң күпсанлысы булды. Әйтик, 2020 елда россиялеләр 2,2 млн чит ил паспорты рәсмиләштергән, 2019 елда-3,7 миллионнан артык. Иң түбән күрсәткечләр 2020-2021 елларга туры килә, бу коронавирус пандемиясе белән бәйле чикләүләр аркасында.

Шуның белән бергә агымдагы елның 9 аенда чит ил паспортлары саны 2018 ел күрсәткечләренә җитмәгән. Ул чакта гыйнвардан сентябрьгә кадәр 4,2 миллионнан артык чит ил паспорты рәсмиләштерелгән

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев