ЧЫН КЫШ ШУНДЫЙ БУЛЫРГА ТИЕШ!
Бүген Татарстанда кар көтелә, ә һава температурасы -15 градустан төшмәячәк. Гомумән, бу атнада Татарстанда һава торышы тотрыксыз булачак.
Бүген Татарстанда кар көтелә, ә һава температурасы -15 градустан төшмәячәк. Гомумән, бу атнада Татарстанда һава торышы тотрыксыз булачак. Һава температурасының кинәт үзгәрүе, шулай ук кар явуы көтелә.
«Безгә атмосфера фронты белән циклон киләчәк. Шул сәбәпле, кар явуы көтелә», — диде КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге мәгълүматлары буенча, 12 һәм 13 гыйнварда уртача салкын һава торышы көтелә. Төнлә һава температурасы -13..-18 градус, урыны белән -23ка кадәр төшәчәк, ә көндез —6..-13 градус көтелә.
Пәнҗешәмбе кар явачак һәм атмосфера басымы түбән булачак. Шул көннән Татарстанда җылыта башлый. Җомга көнне көндез һава температурасы -4..-9 градус була, төнлә — 5-12 градус салкын. Һава торышы болытлы һәм карлы булачак.
Шимбә шундый ук һава торышы саклана. Якшәмбе көндез -7 градуска кадәр салкын көтелә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев