Логотип Идель
Яңалыклар

Чирәм яндырам дип өйсез калган

Пермь өлкәсендәге бер олы яшьтәге хатын корыган үләннәрне яндырам дип 15 кешенең йортын юк иткән.

Пермь өлкәсендәге  73 яшьлек пенсионер чирәм яндырам дип янгын чыгарган. Ут тиз арада 670 квадрат метрга таралган. Әбинең өе һәм күрше тирәдеге  7 йорт янган. 15 кеше түбәсез калган. Бу турыда perm_official  Вконтакте төркеме хәбәр итә.

Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән. 

Татарстанда 17 апрельдән 10 майга кадәр республика территориясендә махсус янгынга каршы режим кертелә. 

Яраманган урыннарда учак ягучыларга 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф яный.

Быел җир коры һава җилле һәм эссе, димәк, янгын чыгу куркынычы тагын да арта! Сак булыгыз, бу яңалыкны дуслар һәм туганнар белән уртаклашыгыз!

 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев