COVID-19 май азагы – июнь башында янә баш калкытачак
Коронавирусның яңа очраклары артмасын өчен, республика халкына битлек режимын сакларга һәм ревакцинация үтәргә киңәш ителә.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы фаразлары буенча, коронавирус белән чираттагы авыручыларның артуы май азагы – июнь башына туры киләчәк. Коронавирусның яңа очраклары артмасын өчен, республика халкына битлек режимын сакларга һәм ревакцинация үтәргә киңәш ителә. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр иттеләр.
Омикрон штаммы өлеше – 95%, дельта штаммы – 5%
Татарстанда соңгы тәүлек эчендә 218 коронавирус йогышы белән зарарлану очрагы ачыкланган, пандемиянең бөтен чорында 144 мең 409 очрак булган, дип хәбәр итте Любовь Авдонина. Тәүлек эчендә 225 пациент савыккан. Инфекциянең таралу коэффициенты 0,9% тәшкил итә. «COVID-19 авырулар санының кимүе агымдагы елның сигезенче атнасыннан билгеләнде», - дип ассызыклады ул. Авырулар структурасында омикрон штаммы өлеше 95% тәшкил иткән, дельт штаммына 5% туры килә. 92% очракта авыру кискен респиратор-вируслы инфекция кебек уза.
Республикада коронавирус йогышына тест үткәрү дәвам итә, тәүлек эчендә 9 мең 263 тест ясалган. Соңгы 7 көн эчендә тест ясау 100 мең кешегә 240 кеше тәшкил иткән.
Авыру дәрәҗәсе кимүгә карамастан, ковидка каршы чикләүләрне гамәлдән чыгарырга ашыкмыйлар: битлек режмы, дезинфекция һәм иртәнге фильтрлар дәвам итә. «Тәүлек эчендә 311 бала кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыру яки температура күтәрелү сәбәпле дәрескә кертелмәгән. Республикада сыйныфлар һәм мәктәпләр арасында карантинга ябылу очраклары юк», - дип ассызыклады Любовь Авдонина.
Татарстанда коронавируслы пациентлар өчен 580 койка әзерләнгән
Яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дә дәвам итә. Беренче компонентны 2 млн 524 мең 291 кеше ясаткан, икенче компонентны – 1 млн 926 мең 401 кеше. 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында беренче компонент белән 649 мең кеше привика ясаткан, икенчесе белән – 437 мең кеше, дип сөйләде Владимир Жаворонков.
Белгечләрне ревакциациянең түбән темплары борчый. Кабат вакцинация 28 нче апрельгә 741 мең 389 кеше узарга тиеш булган, 297 мең 639 кеше генә узган. «Коронавирусның яңа дулкыны, Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сүзләренчә, май азагы – июнь башында булыр дип көтелә, һәм вакцинация барышында бүген ни дәрәҗәдә тиз, оператив булсак, авыруның потенциаль артуын шуның кадәр уңыш белән узачакбыз», – дип билгеләп үтте Владимир Жаворонков. Ул искәрткәнчә, республикада вакцинация пунктлары эшләвен дәвам итә.
Республика сәламәтлек саклау министрлыгы чираттагы авырулар дулкынына әзер. Дәвалау учреждениеләре дару, чумага каршы костюмнар белән запаслана. Владимир Жаворонков сүзләренә караганда, вирусның яңа варианты, омикрон штаммы кебек үк, җиңелчә формада узачак, әмма таралу дәрәҗәсе югары булып тора. «Үлем очракларының аз булуын исәпкә алганда, бу – уңай яңалык, әмма сәламәтлек саклау системасына йөкләнеш, медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге һәм COVID-19тан калган нәтиҗәләрне дә онытмасак иде», - дип ассызыклады ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары.
Бүгенге көндә Татарстанда коронавируслы пациентлар өчен 580 койка әзерләнгән. Республикада барлыгы 16 вакытлы йогышлы госпиталь эшли. «Бу сан сезне куркытмасын иде. Республикага бер вакытлы йогышлы госпиталь калдырырга тиеш түгелбез. Әлеге 16 дәвалау учреждениесе медицина ярдәмен һәркемгә күрсәтергә мөмкинлек бирә», – дип билгеләде Владимир Жаворонков. Аның сүзләренә караганда, кирәк булган очракта, өч көн дәвамында штат шартларында эшкә кайткан барлык вакытлы йогышлы госпитальләр яңадан профильләштерелергә әзер булачак.
Чыганак: kzn.ru
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев