Логотип Идель
Яңалыклар

Данир Сабиров сәхнәдә ике юбилей алып барачак

Апрель башында җырчы Данир Сабиров үзенең иҗатын сөючеләрне "ике юбилей"га чакыра.

Апрель башында җырчы Данир Сабиров иҗатын сөючеләрне «ике юбилей»га чакыра. «Ике юбилей» моноспектакле турында җырчы матбугат конференциясендә үзе сөйләде.

«Ике юбилей» - тормышта булган хәл. Хәер, туй алып баручыларның мондый хәлдә калганнары бардыр инде. Данир Сабиров та берсендә ялгыш ике мәҗлесне алып барырга алынган. Бер көндә. Шулай да артист югалып калмаган - берсен тамада буларак алып барса, икенчесендә җырчы буларак катнашкан.

Ярый әле ике ресторанның аралары ерак түгел иде, ди үзе. - Гаиләдә барлап язып торырга бер кеше кирәк шул ул, ди көлеп. Хәзер көлке тоелса да, ул чакта хәлләре мөшкел булган артистның.

«Ике юбилей»ның сценарий авторлары Ләйлә Сәлахетдинова, Марсель Мәхмүтов, Данир Сабиров һәм Сирень Бәйрәмов. Шулай ук әлеге спектакльдә (экранда күрсәтеләчәк видеоязмада) танылган артистлар да катнаша. Алар - Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, Татарстанның халык артисты Винера Ганеева, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров,Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей, Салават Миңнеханов, Рифат Зарипов, Илсөя Бәдретдинова, Альфред Якшимбетов, "Мунча Ташы" театры артистлары - Рөстәм Козгынчинский, Гамил Әсхәдуллин.

Сценарий авторлары Ләйлә Сәлахетдинова, Марсель Мәхмүтов, Данир Сабиров һәм Сирень Бәйрәмов музыкаль буффонада жанрындагы спектакль халык күңелен яуласын өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=30497

Нигә һаман бер үк артистлар дип сорау бирәләр, ә нигә әле аларны чакырмаска? - ди Данир. - Элвин Грей ул вакытта Казанда була алмыйм, дигән иде. Уфага килсәгез, ике сәгать вакытым бар диюгә, без шунда кузгалдык һәм көнгә 24 сәгать шушы видеоны төшердек, ди җырчы.

Сценарий авторы, актер Марсель Мәхмүтов видеоны төшергәндә Данир Сабировның актерлыгы осталыгында эшләгәннәрен әйтте:

Безнең төп максат - өлгерү. Чөнки экранда видео барганда Данир сәхнәгә икенче образда чыгып басарга тиеш. Бу - моноспектакль. Артистлар сәхнәгә чыкмаячак, бары тик Данир гына тамашачы игътибарын җәлеп итәргә тиеш булачак. Аңлыйсыздыр, бу җиңел эш түгел. Мин Данирның максатына ирешәчәгенә ышанам, ди Марсель.

Образ дигәннән, Данир әлеге моноспектакльдә велосипедта да, мотоциклда да, атта да йөри... Һәм боларның һәрберсен төшергән дә тырышлык сарыф ителгән. Кайбер һөнәрләрне үзәләштергән дә җырчы. Мәсәлән, ул спортның "фристайл" төре белән танышкан, футбол тубы белән дуслашкан (ул тубын матбугат конферениясенә дә алып килгән иде, гел үзе белән йөртә икән). Кыскасы, моноспектакль - Данир Сабиров иҗатында иң зур, катлаулы беренче проект. Һәм ул тамашачы килер, әлеге форматны кабул итәр дип ышана.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев