Логотип Идель
Яңалыклар

ДАНИС ЗАРИПОВ УЛЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР "АК БАРС" ӨЧЕН УЙНАДЫ

Артур Зарипов (быелның декабрендә аңа 18 яшь тула) ике көн элек Казанның «Ак Барс» клубы белән ике еллык килешү төзеде.

«Ак Барс» капитаны Данис Зариповның улы Артур Зарипов 2020/2021 елгы сезонда Яшьләр хоккей лигасы чемпионатында «Ирбис» хоккей клубы өчен тәүге матчын үткәрде.

Артур Яшьләр хоккей лигасының даими чемпионатында Казанда узган матчта «Омские ястребы» клубына каршы уенда бозга чыкты. Очрашу «Татнефть Арена» бозында узды: өч периодтан соң исәп 1:1 булды, овертаймда исә кунаклар үзләренә җиңү китергән алканы кертте – 2:1.


Үзенең беренче булган рәсми матчта уйнаучы улының уенын күзәтү өчен стадионга «Ак Барс»ның капитаны Данис Зарипов та килде, ул әлеге уенга килгән 117 тамашачының берсе булды.

Кызганыч ки, Артур Зарипов бу очрашуда әтисенең өметен акламады һәм нәтиҗәле баллар туплый алмады. Ул Максим Цаплин һәм Илья Черников белән бергә дүртенче өчлектә уйнады. Бу матчта аны кагыйдә бозган өчен ике мәртәбә уеннан чыгардылар.


Артур Зарипов (быелның декабрендә аңа 18 яшь тула) өч көн элек Казанның «Ак Барс» клубы белән ике еллык килешү төзеде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев